Мәскәүдә «Россиядә инвестицияләр» VIII форумы уза

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 апрелендә Мәскәүдә «Россия Бүген» МИАда  (Зубовский б-ры, 4нче йорт) «Pынoк Цeнныx Бумaг» журналы оештырган «Россиядә инвестицияләр» VIII форумы уза. 

Форум кысасында була:

         1. Пленар дискуссия, анда түбәндәге темалар каралачак:

  • Макроикътисад  2017: бюджет дефициты шартларында киләчәкне билгеләүче төп факторлар
  • Финанс базарын көйләү һәм профкатнашучыларга яңа норматив таләпләр: 2017 ел инициативалары.
  • Финанс базарында кулланучылар хокукын яклау буенча СРО база стандартларын тотуга Россия Банкы таләпләре.
  • Яңа пенсия системасын һәм аңарда тупланма компонент урынын ясау.
  • Илкүләм рейтинг индустриясе: реформа нәрсәгә китерер?
  • «Озын» инвестиция ресурсы буларак иминият акчалары: перспективалары нинди?
  • Россия финанс базарын дигитализацияләү һәм башкалар.

2.«Квалифицикацияле инвестор» конференциясе. Карау өчен төп темалар:

  • Коллектив инвестицияләр базары 2017: фаразлар, көтүләр, трендлар
  • Законнар һәм коллектив инвестицияләр базарында көйләү таләпләре үзгәрешләре
  • Агымдагы базар шартларында  квалификацияле һәм институциональ инвесторларның продуктлары һәм инвестиция стратегияләре
  • Яңа технология активлары белән идарә итү индустриясенә тәэсире һәм башкалар.

   3.«РЦБ» Инфраструктурасы» конференциясе. Карау өчен төп темалар:

  • Электрон сервислар үсеше
  • Корпоратив законнар тренды һәм башкалар.

4. Конференция «ГЧП нигезендә Россия инфраструктурасында озак вакытлы инвестицияләр конференциясе: үзенчәлекләр һәм үсеш мәсьәләләре».

Карау өчен төп темалар:

  • ГЧПның икътисадны реформалаштырудагы роле
  • ГЧП турында федераль закон: беренче инициативалар һәм законны камилләштерү юллары
  • Концессион облигацияләр: озак вакытлы инвесторлаштыруны көйләү үзенчәлекләре һәм үсеш кораллары перспективалары һәм башкалар.

Теркәлү мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон буенча мәрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: +7 (495) 785-81-00 (Елена Симонян).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International