27-28 февральдә Сочида Россия инвестиция форумы була

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Россия инвестиция форумы – бу ил икътисады һәм аның заман тенденцияләрен, Россиянең инвестицияләр һәм икътисади потенциалын, бизнесның чит ил һәм Россия, сәяси, эксперт һәм медиа берләшмәләр вәкилләре арасында элемтә урнаштыруны үстерү мәсьәләләрен карау өчен традицион мәйданчык.

Эшлекле программаны һәм күргәзмәне аралаштыру эш активлыгын һәм инвестицияләрне регионнарга җәлеп итәргә, конкрет өлкәләрдә, проектларда һәм компанияләрдә эффектив икътисади карарлар табарга, узара файдалы коммерция һәм фәнни контактлар урнаштыру мәсьәләләрен карарга мөмкинлек бирәчәк.

Форум Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында уздырыла. Операторы булып «Росконгресс» Фонды тора.

Чарада Оештыру комитеты  чакыруы буенча катнашу гына каралган. Чакыру алу өчен форум сайтының  «Теркәлү» бүлегендә теркәлү формасын тутырырга кирәк: www.rusinvestforum.org.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International