Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Казанда “Эссен” гипермаркетын ачу тантанасында катнашты

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Казанда “Эссен” гипермаркетын ачу тантанасында катнашты.

Беренче зур гипермаркет “Эссен” Татарстан башкаласының 10 микрорайонында ачылды, аның мәйданы 6,5 мең кв. метр, ул тәүлек буе эшләячәк.

Тантанада чыгыш ясап, Васил Шәйхразиев, халык күп яшәгән микрорайонда гипермаркет ачылуны яхшы вакыйга, дип атады.

“Без һәрвакыт үз инвестицияләре аша предприятиеләр ачкан эшмәкәрләргә ярдәм итәбез. Бүген шундыйларның берсе – “Эссен” компанияләр төркеме. Ул күп эшмәкәрләр өчен намуслы эшләве белән үрнәк булып тора”, - диде ТР Премьер-министры.

Ачылу тантанасыннан соң Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар өчен сәүдә заллары буенча экскурсия уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International