Татарстан эшкуарлары Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара бизнес-миссиядә катнашалар

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары өчен оештырылган халыкара  бизнес-миссия 2016 елның 21-25 ноябре көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрелә.

Чара медицина һәм нефть химиясе өлкәләрендә нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм инвестицион мөнәсәбәтләрне үстерү максатында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектлары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре  арасында багланышларны урнаштыруга юнәлдерелгән.

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге (Экспортка ярдәм итү үзәге) республиканың экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының ярминкәдә катнашуын оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International