Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, Санкт-Петербург Импортны алыштыру һәм локальләштерү үзәгендә даими эшләүче стенд оештырды.
Әлеге стендны төзүнең максаты - Үзәкнең тематик атналыкларында Татарстан Республикасы предприятиеләрен катнаштыру, республика предприятиеләре продукцияләрен алга этәрү, семинарларны, сөйләшүләр һәм презентацияләрне үткәрү өчен мәйдан булдыру. Татарстан Республикасы стенды бушлай бирелә.
Стенд эше өчен җаваплы – Ш.И. Шәяхмәтов: +7(911) 117-35-40, shayakhmetov.tatarspb@mail.ru.