Казан дәүләт медицина университетында Стратегия-2030ның Татарстан халкының гомер озынлыгын арттыруга һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чараларын тикшерделәр

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 елның 4 мартында Казан дәүләт медицина университетында 2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең беренче редакциясе буенча фикер алышулар узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов мөрәҗәгать иттеләр.
2030 елга кадәрге чорга республиканың Социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов сөйләде. Үзенең чыгышында Булат Хаҗиәхмәтов Стратегия-2030 проектында халыкның гомер озынлыгын арттыруны һәм сәламәтлеген саклауны күз уңында тоткан гамәлләрне, һәм шулай ук «Акыллы медицина» кластерын төзү планнарын яктыртты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International