Муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү һәм экспертиза үткәрү сыйфатын күтәрү мәсьәләсе буенча семинар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү һәм экспертиза үткәрү сыйфатын күтәрү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында семинар-киңәшмәләр узды.

Семинар-киңәшмәдә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җайга салу йогынтысын бәяләү мәҗбүри булган җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмәдә җайга салу йогынтысын бәяләү методологиясе һәм муниципаль дәрәҗәдә экспертиза үткәрү мәсьәләләре күтәрелде, 2024 елның I кварталында республиканың муниципаль районнарында (шәһәр округларында) җайга салу йогынтысын бәяләү сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләре яңгырады, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде, 2024 елның II кварталына бурычлар куелды.

Шулай ук чара барышында катнашучылар муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләүнең иң яхшы региональ практикалары белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International