Татарстаннан авыл хуҗалыгы җитештерүчесе КУЭ илкүләм проекты буенча 25 млн сум дәүләт ярдәме алды

2024 елның 15 марты, җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының Гарантия фонды Тәтеш муниципаль районының «Нур» агрофирмасына бирелгән поручительлек хисабына ташламалы финансларны җәлеп итәргә ярдәм итте. Субсидия суммасы 25 млн.сум тәшкил итә.

20 еллык тарихы булган агрофирма Кече Әтрәч авылында иске техника белән зыянга эшли торган авыл хуҗалыгы кооперативы базасын торгызудан башлана. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны 200 баш тәшкил итә.

Бүгенге көндә «Нур» агрофирмасы Тәтеш районының әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора һәм сөт, ит җитештерү, бөртекле һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Эре мөгезле терлекләрнең баш саны – 420 баш, чәчү мәйданы 4 500 гектар тәшкил итә.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән без төзелеш эшләренә һәм үзебез өчен тиешле шартларда җиһазлар сатып алуга кирәкле акчалар алдык», – дип уртаклашты генераль директор Радик Нургалиев.

Поручительство эшкуарларга санкцияләр басымы шартларында ярдәм итү өчен эшләнгән «Поддержка-2023» продукты кысаларында бирелә. Продукт шартлары буенча, поручительствоның максималь суммасы 70 млн.сум тәшкил итә, шул ук вакытта бүләкләү буенча ставка минималь 0,5 процентка кадәр киметелә, бүләкләүне  6 айга кичектерү мөмкинлеге каралган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды Банклар бәяләве буенча тотрыклы финанс хәле булган, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшкуарларның йөкләмәләре буенча поручительство бирә. 

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94+7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Республикада эшкуарларга ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәме белән бизнесны үстерү институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International