Татарстанда 5300 кеше социаль контракт ярдәмендә үз эшләрен башлаган

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

13 мартта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль контрактны уңышлы гамәлгә ашырган татарстанлылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарага шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе, районның социаль яклау бүлекчәләре белгечләре чакырылган иде.

Татарстан Республикасында эш башлаучы эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең бу коралы 2011 елдан гамәлгә ашырыла. 2023 елда Татарстанда 5 303 социаль контракт төзелгән, аларның 38%ы, яки 2 021 контракт – шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга.

ШЭ, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 000 сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 000 сум.

Социаль контракт алу өчен уку кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын тәшкил итүче оешмаларда, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәкләрендә бушлай башкарыла.

Социаль контракт төзергә ниятләгән 1600 дән артык гражданин узган ел «Минем бизнес» үзәгендә укыган. Аларның күбесе бүген үз бизнесларын уңышлы тормышка ашыра һәм масштаблаштыруга әзер.

Түгәрәк өстәл кысаларында бүген инде эшкуарлар булган социаль контракт алучыларга алга таба ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында социаль контракт алучылар өчен бүген «Минем бизнес» үзәгендә ташламалы финанслау,  маркетплейска чыгуда «под ключ» ярдәм, бизнес өчен электрон һәм цифрлы сервислар, төрле укыту программалары, курслар һәм остазлык программалары кебек ярдәм чаралары бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International