ТР эшкуарларын Вьетнамга экспортларга өйрәтәчәкләр

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге эшкуарларны 21 мартта КУЭ субъектлары өчен  10:00 сәгатьтә узачак «Вьетнам: базарга күзәтү һәм бизнес алып бару шартлары» темасына онлайн-вебинарда катнашырга чакыра. Вебинар Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган һәм «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.

Спикер итеп Дмитрий Васенин чакырылган, ул – РЭҮ экспорт мәктәбенең федераль тренеры, икътисад фәннәре кандидаты, 20 еллык тәҗрибәсе булган эшкуар, «Россиянең сыйфат отличнигы» мактау билгесе иясе, Вьетнамда Мәскәү бизнесы амбассадоры, бизнес һәм брендларны үстерү буенча 730 артык проектка нигез салучы һәм җитәкчесе. 

Вебинар кысаларында катнашучылар Вьетнамда хәзерге шартларда коммерция эшчәнлеге алып бару үзенчәлекләре, шулай ук Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары турында җентекләбрәк беләчәкләр.

 Zoom аша конференциягә кушылырга: https://us06web.zoom.us/j/85076381403?pwd=5torKZugWWD8l0V8Av2IfdUzCUpyI8.1

Конференциянең идентификаторы: 850 7638 1403 

Керү коды: 005836

2024 елның 21 мартына кадәр МСП.РФ цифрлы платформасы аша чарага теркәлергә мөмкин (хезмәтнең исеме «Сервислар» - «Региональ ярдәм чаралары» - «Ярдәм алырга» - төбәкне һәм үз бизнесыгызны күрсәтергә - «Барысы өчен» - «Күрсәтергә» - «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).

КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык итүче «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Роман Хәкимов, тел.: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 313).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International