14 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендә кабул иткән 173-р(Стандарт) күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартларын кертү мәсьәләсе турында сөйләште.
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунального хуҗалыгы министрлыгында «Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу» максатчан моделен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды һәм анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
2017 елның 15 февралендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов рәислегендә «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Берләшмәсе коллегиясенең чираттагы утырышы булып узды.