"Алабуга" МИЗда сыек пестицид җитештерү заводы ачылды

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Август-Алабуга" заводы ачылды. Чарада икътисад министры урынбасары Индира Киреева катнашты.

"Август" компаниясе – Россиядә үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерүче һәм алар белән тәэмин итүче иң эре компания. Бу завод Татарстанда компаниянең икенче эре инвестицион проекты булды – 2017 елда "Август-Муслюм" авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләтеп җибәрелде.

"Бүген без "Алабуга" махсус икътисадый зонасында яңа производство ачабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада. – Җитештерү импортны алыштыруга, экспорт потенциалына исәпләнгән. Үсемлекләрне яклау чаралары – безнең агросәнәгать комплексы уңышлы булсын өчен иң җитди элементларның берсе. Сер түгел, үсемлекләрне саклау чараларының төп өлешен без һәрвакыт сатып алдык, һәм бүген "Август" компаниясе ярдәмендә без Россиядә генә түгел, башка  кулланучыларны да тәэмин итә алачакбыз".

Проектка инвестицияләр күләме 4,5 млрд сумнан артып киткән. 120 якын эш урыны булдырылган, ә 2019 ел ахырына кадәр тагын 200 артык эш урыны булдыру планлаштырыла.

"Август-Алабуга" заводында җитештерүнең планлаштырылган күләме – ел саен 50 млн литр сыек пестицид. Татарстанда, ким дигәндә, биш потенциаль кулланучы бар, шул исәптән "Агросила", "Кызыл Шәрык Агро", "Агро-Инвест".

"Алабуга" махсус икътисадый зонасы өчен "Август" компаниясе производствосы – 31нче завод. "Алабуга" МИЗда барлыгы 57 резидент бар.

"Август" фирмасы" АҖ озак еллар дәвамында кыр культураларын яклауда беренчелекне тота һәм дөньяның 20 артык илендә таныш. "Август" фирмасы производстволары шулай ук Казакъстанда, Белоруссиядә дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International