Икътисад министры Фәрит Габделганиев "ИННОКАМ" рәисе итеп сайланды

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры "ИННОКАМ" ассоциациясе рәисе итеп сайланды. Аны сайлау турында карар кластер коллегиясе утырышында кабул ителде.

Коллегиядә шулай ук 2019-2020 елларга эш планын раслады, "Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры оешмалары белән хезмәттәшлек перспективалары һәм инновацион резин катнашмаларның перспективалы проектын үстерү каралды. Утырыш барышында "Фән уч төбендә" Балалар университетына ярдәм чаралары аерым өйрәнелде.

"Инновацияләрдән башка заманча икътисад үсә алмый. Бу җәһәттән инновация кластеры иң заманча, алгарышлы фикерләр һәм проектларның тупланмасы булып тора. Ул Татарстанның киләчәктәге үсеш авангардында торырга тиеш", - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.

"ИИНОКАМ"  Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры 2012 елда оешкан һәм Россия Федерациясенең иң эре инновация кластеры булып тора. Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Инновация кластерларын - дөнья дәрәҗәсендә инвестицон җәлеп итүчән лидерларны үстерү" өстенлекле проектында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International