"Урыссу" сәнәгать мәйданчыгында тәүлегенә 5 тонна сөт эшкәртеләчәк

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Ютазы районында сөт җитештерү тәүлегенә 5 тоннага кадәр артачак. "Урыссу" сәнәгать паркы территориясендә яңа резидент - "Урыссу-сөт" ҖЧҖ барлыкка килде.

Бу - сәнәгать паркы территориясендә сафка бастырылган унберенче производство. Хәзерге вакытта резидентлар керамзит блоклар, корпуслы җиһаз, пластик эшләнмәләр, үзагач материаллары, химик продукция җитештерә, дуңгыз һәм сыер ите сата. Моннан тыш, биредә үк каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару һәм утильләштерү, җәмәгать туклануы буенча хезмәтләр күрсәтелә һәм төзелеш материаллары сатыла.

"Урыссу" сәнәгать паркы - республика территориясендә яңалардан берсе. Аның мәйданы 19,5 га тәшкил итә. 2018 елда ул Татарстан бюджетыннан инженерлык инфраструктурасын үстерүгә фианслау алды, төзелеш 2018 ел азагында төгәлләнде.

 

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International