Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль эшкуарлык буенча эш төркеме утырышы узды. Төркем составына "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез оешмасының Социаль өлкә инновацияләре үзәге керде.
2018 елның декабрендә Дәүләт Думасына "Социаль эшкуарлык" һәм "социаль предприятие" төшенчәләренә билгеләмә биргән закон проекты кертелде. Әлеге чара кысаларында закон инициативасы мәсьәләләре каралды. Фикер алышу нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасында тупланган тәҗрибәләрне һәм социаль эшкуарларга конкрет ярдәм чараларын исәпкә алып, социаль эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү концепциясен эшләү турында карар кабул ителде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте