Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрә

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы халыктан "Татарстан Республикасында инвалидлар өчен социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү турында" 2017 елның 23 июнендәге 41-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4 һәм 6 маддәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында" 535-5 санлы Татарстан Республикасы законы проекты буенча тәкъдимнәр кабул итә. Документны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов әзерләгән.

Проект инвалидлар өчен социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге мәсьәләләрен җайга салу максатларында эшләнгән.

Әлеге документ белән Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/proekt-zakona-rt-535-5-o-vnesenii-izmeneniy-i.htm

Проект буенча тәкъимнәрне һәм фикерләрне 2019 елның 25 гыйнварына чаклы түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: AV.Ponomareva@tatar.ru.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International