КФҮ офисларында эшкуарлар финанс ярдәме алуга заявка тапшыра алачак

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Татарстанның кече һәм урта бизнес субъектлары Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына микрозайм алуга заявканы КФҮ аша тапшыра алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА булып узган мәгълүмат конференциясендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев хәбәр итте. Документлар "Минем бизнес" офисында да, "Минем документлар" офисында да кабул ителә.

Моннан тыш, эшкуарлар бизнес-планлаштыру, маркетинг буенча, иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләт ярдәмен алу, продукцияне экспортка этәрү буенча да хезмәтләрне "Бизнес өчен КФҮ" аша алырга мөмкин. Ул Эшкуар йортында түбәндәге адреста урнашкан: Казан ш., Петербург ур., 28. "Офис фәкать гамәлдәге яки потенциаль эшкуарлар өчен генә юнәлтелгән. Бу хәл мөрәҗәгать итүчегә күбрәк игътибар бирү һәм, КФҮ мөмкин булган стандарт дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән тыш, дәүләтнеке булмаган махсус хезмәтләрнең киң спектрын тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. Бүген килгән кешеләргә 100 артык төрле хезмәт күрсәтелә", - дип сөйләде Айрат Шәмсиев.

Кече һәм урта бизнес субъектлары шулай ук КФҮ аша "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ хезмәтләрен дә ала алачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International