Стратегия-2030 буенча иҗтимагый фикер алышу

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы югары уку йортлары һәм академик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында республиканың Стратегия-2030 проектына өстәмәләр буенча иҗтимагый фикер алышулар узды.

Законнар нигезендә, агымдагы елда Стратегия-2030га үзгәрешләр кертелә. Тиешле закон проекты эшләнгән инде.

Иҗтимагый фикер алышулар кысаларында Стратегия-2030га төп үзгәрешләр турында икътисад министры Олег Пелевин сөйләде. Стратегия-2030га өстәмәләр федераль дәрәҗәдәге стратегик планлаштыруның яңа документларын, шул исәптән, илнең төп стратегик документы - "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" Россия Федерациясе Президенты Указын кабул итүне исәпкә алып әзерләнгән.

Моннан тыш, закон проектын әзерләгәндә Стратегиягә өстәмәләр буенча эш кысаларында фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзиадарә органнары, предприятиеләр, оешмалар, мәгариф учреждениеләре, шулай ук http://i.tatarstan2030.ru стратегик инициативалар сайтында Татарстан Республикасы кешеләре калдырган тәкъдимнәр исәпкә алынган.

Иҗтимагый фикер алышулар кысаларында тәкъдимнәр белән шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм югары уку йортлары вәкилләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International