Бизнесны үстерү территориясе. Мең татарстанлы бүген "Перезагрузка" уза

2018 елның 26 октябре, җомга

Бизнес өлкәсендә 16 әйдәп баручы спикер һәм мең катнашучы. Бүген Казанның "Татнефть Арена" мәйданында эшкуарлар өчен иң зур чараларның берсе булган "Перезагрузка 2.0" уза. Чарада онлайн режимында шулай ук Яр Чаллыдан да кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Россиянең финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта ил Президенты тарафыннан эшкуарлыкны үстерү буенча яңа бурычлар куелды. Моның өчен кече һәм урта бизнеска һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык күрсәтү буенча илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, эшкуарлыкны үстерү өчен федераль бюджеттан салынган акчаларның һичшиксез республикага җәлеп ителәчәге хакында ассызыклады. Ул билгеләп узганча, төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен тиешле инфраструктура булдырылды, башлап җибәрүче эшкуарлар өчен махсус мәгариф программалары бар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, моңа охшаш форумнар бүген бик әһәмиятле һәм сораулы, аеруча – бизнес алып баруның уңышлы тәҗрибәләрен күрсәтү өлешендә.

"Мәгълүмат һәм мәгариф мәйданчыкларыннан файдалану мөмкинлеге эшкуарлык индустриясенең нигезе булып тора. Без яхшы тәҗрибәләрне өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә, хәзерге дөньяда барган үзгәрешләрне күзәтергә һәм аларда катнашырга планлаштырабыз, – дип билгеләде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Чараның белем бирү өлеше "Матч ТВ" генераль продюсеры, журналист, җәмәгать эшлеклесе Тина Канделаки чыгышыннан башланып китте. Ул билгеләп узганча, Татарстанда үзлектән камилләшү сәләте аны таң калдыра. "Әгәр биредә нәрсәгә дә булса өйрәнү, үсеш алу мөмкинлеге бар икән, кешеләр бу мөмкинлектән даими файдаланырга тырыша", – дип ассызыклады спикер.

"Перезагрузка 2.0" форумы нон-стоп режимында 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бизнес индустриясенең 4 төп блогын колачлый торган программа нәтиҗәсендә чарада катнашучылар маркетинг һәм дизайн өлкәсендәге иң яңа технологияләр, брендны алга таба күрсәтү тенденцияләре, аналитика һәм CRM-системаларны көйләү белән эшләү нечкәлекләре турында беләчәк. Алынган белемнәре нигезендә форумда катнашучылар үз бизнесы өчен сатулар системасының хосусый алгоритмын булдыра алачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International