"Сыналган бизнес" интернет-ресурсының белешмәләр базасыннан 15 меңнән артык эшкуар файдаланган

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

2018 елның 9 гыйнварында "Сыналган бизнес" интернет ресурсы – provbiz.ru эшләтеп җибәрелгәнне бирле проектка 15 меңнән артык уникаль кулланучы кереп караган. Яндекс.Метрика аналитик хезмәте белешмәләренә караганда, алар бөтенесе бергә сайтта 2 минуттан артык булып, 43 меңнән артык сәхифәне караган.

Статистика мәгълүматлары буенча, интернет-ресурска кереп караучыларның өчтән бер өлеше генә Татарстан Республикасында яши, калганнары – Россиянең башка төбәкләрендә. Сайтта бастырыла торган мәгълүматның федераль холыклы булуы "Сыналган бизнес" мәйданчыгын илнең теләсә кайсы почмагындагы эшкуарлар өчен файдалы итә.

Исегезгә төшерик, "Сыналган бизнес" интернет-ресурсының төп сайты 2018 елның 9 гыйнварында эшли башлады. Шул көннән башлап ул көн саен яңа материаллар белән тулыландырыла. Төп сайтның әһәмиятле өлешләре булып Татарстан Республикасындагы күзәтчелек органнары ачыклый торган эшкуарларның типик бозулары турында таралган барлык бизнес төрләре буенча төркемләштерелгән белешмәлек. Моннан тыш, яңалыклар блогында һәм алда торган вакыйгалар календаренда бизнеска карата күзәтчелек органнары эшчәнлегенә бәйле булган чаралар һәм вакыйгалар турында мәгълүмат, законнардагы яңалыклар һәм теге яки бу тикшерү очраклары турында мәкаләләр, "Сыналган бизнес" чаралары турында белешмәләр туплана.

Башка мәгълүмат сервисларыннан тыш provbiz.ru  интернет-ресурсында гамәлдәге, тикшерүләр тематикасына бәйле платформаларга тиз арада күчү мөмкинлеге бар. Болар Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Бердәм тикшерүләр реестры, Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең, Стратегик инициативалар агентлыгының, Салым хезмәтенең Бизнес-Навигаторындагы яшәеш хәлләре һәм күзәтчелек органнарының башка платформалары һәм сервислары.

Инде хәзердән үк сайтта күзәтчелек эшчәнлегенең берничә төре буенча экспертлардан түләүсез консультация алуга заявка калдырырга мөмкин – Консультация буенча заявка. Моның өчен теркәлергә һәм сайтның баш исемендәге форманы тутырырга кирәк – Шәхси кабинет.

Проектның кайнар линия телефоны: +7 (843) 203-40-53

Android һәм iOS мобиль җайланмалары өчен "Сыналган бизнес" кушымтасын күчереп алыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International