Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатлары конференциясендә катнашучыларны сәламләде

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатларының беренче конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы киңлекләрендә узды.

Чара хәзерге заман халыкара мөнәсәбәтләренең актуаль проблемалары, янаулар һәм куркынычлар, бөтендөнья икътисадын цифрлаштыру, Азия-Тын Океан төбәге проблемалары контекстында яшь дипломатлар хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышуга багышланды. Модераторы – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Азия-Тын Океан төбәге илләре белән, шул исәптән Кытай, Көньяк Корея, Япония, Вьетнам, Малайзия һәм Сингапур белән багланышларны актив үстерә. Сүз сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр турында гына бармый, фәнни-мәгариф һәм мәдәният элемтәләрен җайга салу турында да бара.    

«Безнең өчен дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, кече һәм урта эшкуарлык өчен инфраструктура булдыру өлешендә уңай тәҗрибә алмашу мөһим», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу эшчәнлектә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, РФ ТЭМ ярдәме белән ел саен Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Саммит  традицияләренең берсе – аның киңлекләрендә Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумын уздыру.    

Азакта Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга продуктив эш һәм файдалы фикер алышулар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, яңа прогрессив үзгәрешләр бүген яшь белгечләрне эшкә җәлеп итү нәтиҗәсендә мөмкин. «Бу  дипломатия хезмәтенә дә кагыла», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International