Олег Пелевин: "Озак вакытлы үсешне тәэмин итү коралы буларак стратегик планлаштыру әһәмияте үсә бара"

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе кысаларында Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында фикер алышынды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин җавап бирде.

Ул билгеләп узганча, Татарстан стратегик планлаштыруда программалы алым кулланган Россия Федерациясе субъектларыннан беренчесе булды. "1991 елда Халык хуҗалыгын тотрыклыландыру һәм Татар ССР базар мөнәсәбәтләренә күчү программасы кабул ителде, ул берничә елга алдан базар шартларында республиканы үстерүнең икътисадый моделен билгеләде. 1996 елда 1996-2001 елларга Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль прогрессы буенча дәүләт программасы тормышка ашырыла башлады. Программа төп максаты сыйфатында республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыруны билгеләде. Алдагы барлык программаларны эшләгәндә әлеге максат төп юнәлеш булып кала бирә, бу хәл республикада озак вакытлы планлаштыруның буыннан-буынга күчеп килүе турында таныклый. Соңыннан бер-бер артлы биш еллык 3 программа кабул ителде. 2015 елга "2011-2015 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү программасы" үзенең гамәлдә булуын туктатты, анда алга киткән илләрнең стратегик планлаштыру системаларында һәм методларында үзләрен яхшы тәкъдим иткән институт алымы кулланылды. Аның ярдәмендә гадәттә тармак, территория һәм ведомство принциплары буенча төзлегән программаларда исәпкә алынмый торган институт проблемалары куркынычларының йогынтысын исәпкә алу мөмкин булды", – дип хәбәр итте икътисад министры урынбасары.

Татарстан Республикасын 2030 елга кадәр социаль-иктисадый үстерү стратегиясе 2015 елда расланды. Аның төп максаты Татарстан-2030 – глобаль конкурентлылыкка тотрыклы төбәк, "Идел-Чулман" үсешенең уңай драйверы буларак билгеләнде.

Олег Пелевин билгеләп узганча, өч әһәмиятле юнәлеш буенча максатлы эш алып барыла. Болар кешелек капиталын формалаштыру һәм туплау, аның үсеше өчен уңайлы тирәлек ясау һәм иҗтимагый институтлар төзү, бу вакытта кешелек капиталы икътисадта ихтыяҗлы булачак һәм уңышлы эшли алачак.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International