Казан, Әлмәт һәм Лаеш муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш рейтингында үз позицияләрен саклап калган

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Казан, Әлмәт һәм Лаеш Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында үз позицияләрен саклап калган һәм элеккечә лидерлар рәтендә. Икътисад министрлыгы белгечләре 2018 елның гыйнвар-июль статистикасын әзерләде.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы үз күрсәткечләрен 5 пунктка, Кама Тамагы һәм Азнакай районнары 3 пунктка яхшырткан. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезлекнең кимү дәрәҗәсенә, эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы артуга бәйле.

Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 399,57 мең сум тәшкил итә. Республика муниципаль берәмлекләре арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләр Әлмәт (2557,8 мең сум), Түбән Кама (1207.7 мең сум) һәм Яңа Чишмә (889.9 мең сум) районнарында.

2018 елның 1 августына булган мәгълүматлар буенча, республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,51% тәшкил итә. 30 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Актаныш (0,19%), Лаеш (0,23%) һәм Кайбыч (0,23%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2018 елның гыйнвар-июль айларында Татарстан Республикасында халыкның җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданыннан 0,34 кв. метр торак эксплуатациягә кертелгән. Торакның иң күп мәйданы Питрәч (3,598 кв. метр), Югары Ослан (1,541 кв. метр) һәм Лаеш (1,513 кв. метр) районнарында кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп министрлык сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2018-godu.htm.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International