Легаль икътисад. "Соры эшчәнлек" – ул тулысынча якланмаган булу"

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Үзмәшгуль гражданнарга үзенең эшчәнлеген ничек легальләштерергә – Эшкуар йортында булып узган брифингта бүген шул хакта сөйләштеләр. Журналистларның сорауларына Рөстәм Сибгатуллин – Татарстан икътисад министрының Беренче урынбасары җавап бирде. "Күләгәдән чыгу" сәламәт конкуренция формалаштырырга, яшьләрне эшкуарлык тирәлегенә тартып кертергә, ВВП үсешен тәэмин итәргә һәм гражданнарның хокукый аңын үстерергә булышачак, дип билгеләде Сибгатуллин. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнарга эшчәнлекләрен легальләштерүдә мотивация тудыру эшенә махсус игътибар бирелә. Әйтик, Граждан һәм Салым кодексларына үзгәрешләр кертелгән, алар гражданнарга ШЭ сыйфатында теркәлмичә аерым эшкуарлык эшчәнлекләрен (1. репетиторлык буенча; 2. торак урыннарны җыештыру, йорт хуҗалыгын алып бару буенча; 3. балаларны, авыруларны, даими рәвештә чит-ятлар каравына мохтаҗ булган башка затларны карау һәм тәрбияләү буенча) алып бару мөмкинлеген бирә

Үзмәшгульлек статусы "салым каникуллары" бирелгән срок тәмамланганнан соң салым салу буенча нинди дә булса үзенчәлекләрне күздә тотмый. Өстәвенә, әлеге статус 2018 елдан соң кыйммәткә ия түгел, чөнки легаль эшчәнлекне дәвам иттерү өчен үзмәшгуль затка ШЭ статусын алырга кирәк булачак. Әлеге шарт үзмәшгульлек статусының өстенлекләрен бетерә һәм стимуллаштыру нәтиҗәсен шактый киметә.

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты уздырган тикшерү белешмәләренә караганда, Татарстан Республикасының "рәсми булмаган" хезмәт базарында эшләүче затлар саны, 2017 елның май аенда уздырылган тикшеренү күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1,8%ка арткан һәм 2018 елның маенда 416 мең кеше тәшкил иткән, яисә Татарстан Республикасындагы хезмәт ресурсларының 17,7%ына җиткән (бәяләү буенча). 2018 елның 01 июлендәге торышына Россия ФСХ КУЭ субъектлары реестрында Татарстан Республикасыннан 163 422 КУЭ субъекты теркәлгән.

"Төрле сәбәпләр аркасында үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге ШЭ яки ҖЧҖ таләпләрен һәм йөкләмәләрен үз өстенә алырга әзер түгел, – дип ассызыклады Рөстәм Сибгатуллин. – Алар легаль кырга чыгарга телиләр, чөнки "соры эшчәнлек"нең тулысынча якланмаганлыктан гыйбарәт булуына төшенәләр. Бу бит тикшерүче органнар белән күзәтелергә мөмкин булган куркынычлар гына түгел, ә социаль гарантияләрнең, дәүләт ярдәменең дә булмавы дигән сүз". Ул өстәгәнчә, хәзерге вакытта үзмәшгуль гражданнарның профессиональ керемнәренә салым салу буенча профессиональ керемгә салым дип аталучы яңа салым режимы эшләнеп ята. Аның максаты булган киртәләрне юк итү һәм хокукый кыр кысаларында эшләү өчен мотивациягә икътисадый нигезләр тудыру хисабына үзмәшгуль гражданнарның эшчәнлеген легальләштерүдән гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International