Минзәлә районы - 6 урынга, Чирмешән һәм Спас - 5 урынга күтәрелде. Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар - май айлары өчен районнарның үсеш рейтингын әзерләде

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Минзәлә районы 6 позициягә күтәрелде, Чирмешән һәм Спас – 5кә. Икътисад министрлыгы 2018 елның гыйнвар-май айлары өчен районнарның үсеш рейтингысын әзерләде

2018 елның гыйнвар-май айларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингысында Минзәлә районы берьюлы 6 позициягә күтәрелде. Статистиканы Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы белгечләре әзерләде. Чирмешән һәм Спас районнары да яхшы нәтиҗә күрсәтте. Алар үз күрсәткечләрен 5 позициягә яхшырткан. Әлеге үзгәрешләр теркәлгән эшсезләр санының кимүенә, хезмәт хакына сатып алу мөмкинлегенең, эксплуатациягә кертелгән торак йортларның гомуми мәйданы һәм өстәлгән бәя күләме артуга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International