Фәрит Габделганиев Медицина фәне үзәгендә булып кайтты

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген икътисад министры Фәрит Габделганиев "Медицина фәне үзәге" Региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып кайтты.  РЦИ эшчәнлегенең төп максаты  Россия Федерациясендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү һәм мондый ярдәмнән халыкның файдалана алу дәрәҗәсен югарыда күрсәтелгән компанияләр тарафыннан җитештерелә һәм кулланыла торган медицина җиһазларын һәм коралларын нәтиҗәле кертүне һәм куллануны гамәлгә ашыручы медицина җитештерүчеләренең һәм медицина дәвалануы учреждениеләренең (шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкның) технологик әзерлеген махсуслаштырылган виртуаль медицина симуляторларын булдыру хисабына күтәрүдән гыйбарәт. Кече һәм урта бизнесның җитештерү предприятиеләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән берничә региональ һәм федераль программа бар: грантлар һәм субсидиеләр, ташламалы кредитлау. 

Шулай итеп, "Медицина фәне үзәге" КУЭ җитештерү предприятиеләрен үстерүгә, модернизацияләүгә һәм яңа технологияләр кертүгә, шулай ук фәнни уйлап табуларны сәнәгать җитештерүе өчен җайлаштырырга, технологияләрне һәм белемнәрне коммерцияләштерергә мөмкинлек бирә торган челтәрле инжиниринг инфраструктурасын булдыру өчен оештырылган.

ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International