Россия эшкуарлыгы көне уңаеннан Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев котлавы

2018 елның 26 мае, шимбә

Эшкуар – эшне куу сүзләреннән ясалган. Бу бик кыйммәтле сыйфат. Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен авырлыклардан һәм җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмаганнар билгеләп үтә. Минемчә, бу бәйрәмнең нәкъ менә 26 майга туры килүе очраклы түгел. Яз – хезмәт һәм алгарыш символы.

Язның бер көне ел туйдыра. 

Татарстан эшмәкәрләре уңышка ирешүчән, инициативалы һәм идеяларга бай. Шуңа күрә дә республикабыз бүген Россиянең икътисадый рейтингларында алдынгы урыннарны алып тора. Сез Татарстан икътисадының куәтле йөрәге һәм шул ук вакытта тотрыклылык нигезе. 


Сезгә чын күңелдән һәр уйланылган планыгызны тормышка ашырыга җитәрлек көч-куәт телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International