Идеяне капиталгә әйләндерү. Табышны арттыру һәм салым ташламаларын алу турында 22 майда Эшкуар йортында сөйләячәкләр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә, кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга һәм керемнең артуын ничек тәэмин итәргә. Табыш алуның нәтиҗәле алымнары  турында Татарстан эшмәкәрләренә 22 майда «Стратегик финанслар: интеллектуаль милек хисабына табыш арттыруны  һәм салым ташламалары алуны ничек тәэмин итәргә» тренингы кысаларында  сөйләячәкләр. Чара 15:00 алып 18:30 кадәр Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28) узачак.

Бизнес-тренинг 3 өлештән гыйбарәт була:

«Кредитлауның ташламалы шартлары»:

- Банк компанияләрне финанслау турында карарны ничек кабул итә?

- Кредит рейтингы ничек исәпләп чыгарыла?

- Кредитны тиз алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Кредит күрсәткечләрен ничек яхшыртырга?

- Булган кредитларны ничек рефинансларга һәм киметелгән ставка буенча яңа кредит линияләрен ничек алырга?

- 0 залоглы компанияне ничек финансларга?

«Интеллектуаль милек – табышны  һәм бизнес хакын арттыру коралы»:

- Идеяне ничек итеп капиталга әйләндерергә? Товар тамгасын, патентны, ноу-хауны ничек рәсмиләштерергә һәм бәяләргә?

- Автор һәм эш бирүче – мәнфәгатьләр конфликтыннан ничек качарга?

- Ноу-хау режимында технологияләрне һәм җитештерү серләрен саклауны ничек тәэмин итәргә?

- Матди булмаган активларның дөрес бәясен ничек билгеләргә һәм салым куркынычлыкларын ничек бетерергә?

- Фискалларның компания эшенә карата ризасызлыклары барлыкка килмәсен өчен "салым түләнергә" тиешле документлар пакетын ничек җыярга?

"Яңа салым ташламалары":

- Табышның артуын ничек тәэмин итәргә һәм шул ук вакытта табышка салымны ничек киметергә?

- Компаниянең үз капиталын түбәндәгеләр хисабына ничек арттырырга:

устав капиталын арттыру;

бүленмәгән табышка туры килгән өлешнең артуы;

НИОКР чыгымнарын капиталлаштыру?

 Катнашучыларга үзләре белән үз компанияләренең 2017 ел өчен балансларын алып килергә тәкъдим ителә. Чара йомгаклары буенча һәр эшкуар табышны һәм капиталны интеллектуаль милек хисабына арттыру мөмкинлеген исәпләп чыгара алачак.

 Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://fdbi-events.timepad.ru/event/721133/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International