Табылган документларны кабул итү бюросы Татарстан Республикасының барлык күпфункцияле үзәкләрендә эшли башлады. Әлеге бюрода КФҮ белгечләре гражданнардан табылган документларны кабул итәләр, ә табылдык турында мәгълүматны учреждениенең call-үзәгенә җиткерәләр. Мөмкинлек булганда хезмәткәрләр документ хуҗалары белән элемтәгә чыгалар һәм аларга шәхси әйберләрен кире кайтаралар.
Документларын югалткан гражданнар, түбәндәге телефон номерына шалтыратып, бюрога мөрәҗәгать итә алалар: 8 (843) 222-06-20.
ТР ИМ матбугат хезмәте