"Уңышлы стартның өч адымы". Казанда "Эшкуарлык фабрикасы"ннан яңа курс бизнес-тренинг белән башланып китә

2018 елның 18 мае, җомга

Буш җирдән үз бизнесыңны башлау, эшкуарлык өлкәсендә яңа белемнәр, үз проектыңны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итү. Республиканың эш башлаучы эшмәкәрләренә аталган «Фабрика – СТАРТ XI» унберенче курсы әнә шундый мөмкинлекләр бирә. Белем бирү проектының яңа циклы "Уңышлы стартның өч адымы" тренингы белән башланып китә. Чара 19 майда 10:00 алып 18:00 кадәр Казанда КФУ бинасында (Бутлеров ур., 4 нче й., С 405 бүлмәсе) узачак. Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк: https://bizfabrika.ru/events/tri-shaga-uspeshnogo-starta-zapusti-svoy-biznes-seychas/

Эш башлаучы эшкуарларга бу көнне үзләренең бизнес-идеяләрен экспертларга күрсәтү, алардан кирәкле консультацияләр, финанслар математикасы һәм калькуляциядә яңа алымнар өйрәнү өлкәсендә яңа белемнәр алу мөмкинлеге тудырылачак. Тренингны уңышлы узган катнашучыларга «Фабрика — СТАРТ ХI» курсын бушлай узу мөмкинлеге биреләчәк.

«Фабрика — СТАРТ ХI» - эш башлаучы эшкуарлар өчен бизнесны буш урыннан башлау буенча бик файдалы яңа һәм баетылган проект. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә торган әлеге белем бирү курсы 12 атна дәвам итә.

ТР ИМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International