Татарстан эшкуарлары өчен бизнес-процессларны геймификацияләү һәм автоматлаштыру буенча семинарны әйдәүче спикерлар үткәрәчәк: Наталья Немченко — Branch Marketing уку-укыту консалтинг үзәге генераль директоры һәм Вячеслав Федоров — e-MoneyNews мәгълүмат консалтинг проектын үстерү буенча директор. 26 апрельдә 10.00 сәгатьтә алар Эшкуар йортында (Казан, Петербург ур., 28 нче й., 3 кат) бизнес процессларны автоматлаштыру һәм b2b өлкәсендә сату коралы буларак геймификация аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге турында сөйләячәк. Чара Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды тарафыннан оештырыла.
"Бизнес-процессларны автоматлаштыру аша проектларның икътисадый нәтиҗәлелеге" семинары программасында:
- бизнес-процессларны билгеләү - клиент барлыкка килүдән алып хезмәт күрсәтүгә һәм аның нәтиҗәлелеген билгеләүгә кадәр;
- проектта бер-берсенә бәйле эшчәнлек төрләрен ачыклау;
- бөтен бизнес-процессларны кече процессларга таркату;
- нәтиҗәле автоматлаштыруда Парето принцибын куллану;
- башкарылган эшкә һәм үткәрелгән автоматлаштыруның икътисадый нәтиҗәлелегенә анализ.
"b2b өлкәсендә сату коралы буларак геймификация" семинары программасында:
– геймификация барлыкка килү тарихы;
— b2b өлкәсендә event маркетинг;
— геймификация — ничек эшли;
– төп хаталар егермелеге;
– "күзләр курка, куллар эшли" – check list;
– партнерлар белән эшләү. win win моделе;
— cases, яки мөмкин булмаганны ничек эшләргә;
– нәтиҗәлелекне стартка кадәр ничек билгеләргә;
– БЕТКӘЧ эшләү – әле барысы да башлана гына.
Чарада катнашу бушлай, 2229060 телефоны аша, 301 өстәмә номерын җыеп, яки Dom_pred@mail.ru электрон почтасы аша алдан теркәлү таләп ителә.
ТР ИМ матбугат хезмәте