Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Швейцария бизнесы һәм капиталын җәлеп итәргә тели

2018 елның 23 марты, җомга

Татарстан Республикасы Швейцариядән бизнес һәм капитал җәлеп итүгә карата кызыксыну белдерә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Швейцария - Татарстан» эшлекле форумында шул хакта белдерде.

Россия җитәкчелеге чит илдәге партнерлар белән конструктив эшчәнлек җәелдерергә ниятли. «Әлеге визит Татарстанның Швейцария компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә яңа динамика өстәр дип өметләнәбез», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе, машина төзелеше, ИТ-технологияләр, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, инфраструктура проектлары, шулай ук башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне өстенлекле юнәлешләр рәтендә карый. 

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстан икътисады һәм сәнәгате турында сөйләде. Шулай ук чит ил инвесторлары белән багланышлар турында хәбәр итте. Аерым алганда, Татарстанның Россиядә инвестицон климат буенча лидер булуын ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International