Техник-гамәлгә кертү тибындагы, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы махсус икътисад зоналары резидентлары өчен иминият кертемнәре буенча киметелгән тарифлар билгеләнде

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

"Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 28 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә махсус икътисад зоналарының техник-гамәлгә кертү резидентларына тулаем күләмендә 14 процент дәрәҗәсендә 2023 елга кадәрге чорга иминият кертемнәре буенча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмалары өчен каралган ташламалы ставкадан файдалану хокукы бирелә.

Россия Федерациясенең Салым кодексына кертелгән әлеге үзгәрешләр республикага "Иннополис" МИЗның гамәлдәге резидентларын тоту һәм яңаларын җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International