Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Федерация Советы әгъзалары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды.

Төп доклад белән ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, республикага белдерелгән һәм соңыннан расланган акча күләме барлык чыганаклар буенча тулаем алганда 18%ка арткан һәм 86 млрд. сум тәшкил иткән (2016 елга – 72,7 млрд. сум).

"Болар белән берлектә шунысы хакында да искәртеп узам, агымдагы датага республика чаралары буенча 84,1 млрд. сум финансланды, бу исә расланган лимитның 97,8 процентын тәшкил итә", – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International