Журналистларны "Бизнес өчен күпфункцияле үзәк" һәм "Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисы ачылышына чакырабыз

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ММЧ вәкилләрен "Бизнес өчен күпфункцияле үзәген" һәм "Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачуда катнашырга һәм "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалы өстәмә офисы белән танышырга чакыра. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

"Бизнес өчен күпфункцияле үзәген" ачу

 

Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре челтәрен үстерү кысаларында эшкуарлык субъектларына "бер тәрәзә" принцибы буенча хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын арттыру буенча актив эш барыла.

Казанда яңа "Бизнес өчен күпфункцияле үзәге" - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән "Саклык банкы" гавами акционер җәмгыятенең уртак проекты - Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан Саклык банкы бинасында ачыла.

Яңа "Бизнес өчен күпфункцияле үзәге"ндә эшкуарлар эшчәнлек алып бару үзенчәлекләре һәм куелган таләпләр буенча кызыксындырган барлык төр сорауларга да җавап таба, субсидияләр һәм грантлар алуга документлар тапшыра, шулай ук дәүләт органнарының предприятиене теркәүдән һәм мөлкәткә хокукларны рәсмиләштерүдән алып Салым хезмәте, Пенсия фонды һәм башкаларның мәгълүмат системаларыннан өземтәләр бирүгә кадәр хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар.

 

 

"Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачу

 

"Эшкуар йорты" проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы - Татарстан Республикасының региональ лизинг компаниясе" АҖ офисын ачу. Ачылыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.

Татарстан Республикасында региональ лизинг компаниясе ташламалы лизинг җиһазлары программасын гамәлгә ашыру кысаларында региональ лизинг компанияләрен гамәлгә кую максатларында Россия Федерациясе субъектларын билгеләү өчен конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" акционер җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

 

 

Хезмәтләр күрсәтү үзгенә бару

 

2017 елның 10 ноябреннән башлап Казан шәһәрендә Саклык банкының Казан ш., Җиңү пр., 62/4 нче й. адресы буенча урнашкан бүлеге бинасында Хезмәтләр күрсәтү үзәге (ХКҮ) эшли башлады. ХКҮ "Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең Көньяк филиалы өстәмә офисы булып тора һәм ДБУ белән Саклык банкы арасында төзелгән хезмәттәшлек турындагы килешүгә нигезләнеп ачылды.

ХКҮдә физик һәм юридик затларга "бер тәрәзә" принцибы буенча барлык күпфункцияле үзәкләрдә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән дә һәм муниципаль хезмәтләрдән дә, шулай ук Саклык банкы хезмәтләреннән дә файдалану мөмкинлеге тудырылган. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International