Татарстан Республикасы делегациясе Мәскәүнең алтынчы "Ачык инновацияләр" халыкара инновацион үсеш форумында катнашты

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

2017 елның 17 октябрендә министр Артем Здунов һәм министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов йөзендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Мәскәүнең алтынчы "Ачык инновацияләр" халыкара инновацион үсеш форумында катнашты. Чара 16 һәм 18 октябрь көннәрендә Мәскәү шәһәренең "Сколково" инновация үзәгендә уза.

Делегация форумдагы берничә әһәмиятле чараны карады – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында "Санлы икътисад. Җәмгыять, бизнес, дәүләт" пленар утырышында, Хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең комиссия рәисе ярдәмчесе – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында пленар утырышында, шулай ук Россия-Сингапур партнерлык конференциясендә катнаштылар, Сингапурдан килгән коллегалар белән "Акыллы шәһәр" программасын үстерү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International