Татарстанда Россиядә беренчеләрдән булып бәяләүчеләрнең зарури квалификация имтиханнары уздырылачак

2017 елның 13 октябре, җомга

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан вәкаләт бирелгән оешма буларак Идарәлек кадрларын оештыру һәм әзерләү буенча федераль ресурслар үзәге (ФРҮ) быелның октябрь-ноябрь айларында Россия Федерациясе субъектларында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә зарури квалификация имтиханнарын уздыра.  

Теләге булганнарны Казан шәһәрендә имтихан тапшыруга дәгъва белдерүчеләр төркеменә кертү өчен 2017 елның 30 октябреннән дә соңга калмыйча теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Заявкаларны кабул итү турында тулырак мәгълүматлар һәм аларның шартлары Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлегенең оценщики-рт.рф сайтында һәм ФРҮ сайтында http://en.pprog.ru/examination/anketa-pretendenta.php сылтамалары буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International