Байлар Сабасында яңа КФҮ бинасы ачылды

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Гражданнарга дәүләти, муниципаль һәм башка төрле хезмәтләрне "бер тәрәзә" принцибы буенча алуның сыйфатын һәм үтемле булу дәрәҗәсен арттыру максатларында Байлар Сабасында дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге ("Минем документлар" офисы) Тынычлык урамы, 22 йорт адресында урнашкан заманча яңа бинага күченде.

8 сентябрьдә КФҮ бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Яңа офиста килүчеләр өчен дә, КФҮ хезмәткәрләре өчен дә уңайлыклы шартлар тудырылган. Офиста гражданнарны кабул итү өчен иркен заллар бар, аларда кондиционерлар, дәүләт пошлиналарын түләү өчен терминаллар һәм гомуми файдаланудагы компьютерлар урнаштырылган, көтү өчен уңайлы урыннар ясалган, балалары белән килүчеләргә балалар почмагы, ә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үтемлелекнең барлык элементлары да каралган. КФҮ янәшәсендә килүчеләр өчен автомобиль парковкасы урнаштырылган.

КФҮ бинасында мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итү өчен тугыз тәрәзә эшли. Үзәктә 150дән артык төрле хезмәт, шул исәптән федераль хакимият органнары (Росреестр, Салым хезмәте, ЭЭМ, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Хезмәт приставлары хезмәте), "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ, ГХАТ органнары, җирле үзидарә органнары хезмәтләре (мисал өчен, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һ.б. мәсьәләләр буенча) һәм башка төрле хезмәтләр күрсәтелә.

КФҮ эшенә кагылышлы тулырак мәгълүматлар, шулай ук филиалларның элемтә белешмәләре һәм эш тәртибе, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы мәгълүматлар КФҮ порталында http://mfc16.tatarstan.ru урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International