Социаль өлкә инновацияләре үзәге (Социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларга  ярдәм итүнең ресурс үзәге)

Социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар һәм социаль өлкә инновацияләре үзәге социаль эшкуарлыкка (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) ярдәм инфраструктурасының һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларның (СЮ КО) эшлекле активлыгын үстерүнең бердәм координация үзәге булып тора.


Социаль өлкә инновацияләре үзәге 2015 елда төзелде һәм Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды структурасына керә. 2017 елдан Социаль өлкә инновацияләре үзәге Казан икътисадый зонасының СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс (муниципалитетара) үзәге булып тора.


Социаль өлкә инновацияләре үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларга, шулай ук социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлау белән кызыксынган гражданнарга хезмәт күрсәтә.


 Социаль өлкә инновацияләре үзәге мәгълүмат, консалтинг һәм укыту өлкәсендә ярдәм чараларын күрсәтә, шулай ук финанс, мөлкәти һәм башка ярдәм чараларын алуда булышлык итә.


 Үз эшчәнлегендә Социаль өлкә инновацияләре үзәге Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының башка үзәкләре һәм бүлекчәләре белән үзара бәйләнештә тора, шулай ук ресурс үзәкләре, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм башка белем бирү оешмалары, министрлыклар һәм ведомстволар, Иҗтимагый палата, башка оешмалар һәм ярдәм институтлары белән хезмәттәшлек итә.


 Социаль өлкә инновацияләре үзәге түбәндәге бурычларны үтәүне тәэмин итә:
* социаль эшкуарлыкны популярлаштыру һәм социаль өлкәдә проектларны алга таба күрсәтү;
* кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм СЮ КОны, шулай ук социаль эшкуарлык һәм социаль өлкә проектларын алга таба күрсәтү һәм аларга ярдәм күрсәтү;
* кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларга, шулай ук социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлау белән кызыксынган гражданнарга мәгълүмати-аналитик һәм консалтинг ярдәм итеп тору;
 * кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм СЮ КОның социаль инициативаларына ярдәм буенча тәҗрибә уртаклашу;
 * социаль эшкуарлык һәм проектлау өлкәсендәге компетенцияләрне үстерү буенча белем бирү чараларын үткәрү.


Социаль өлкә инновацияләре үзәге түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итә:
* Татарстан Республикасында социаль эшкуарлыкны үстерүнең һәм социаль проектларга ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүдә катнаша;
* кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешмаларга, шулай ук социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлау белән кызыксынган гражданнарга хезмәтләр күрсәтә һәм консультацияләр бирә, шул исәптән шартнамә нигезендә махсуслаштырылган оешмаларны, квалификацияле белгечләрне җәлеп итә, шулай ук уңыш казанган эшкуарлар һәм социаль проектлар лидерлары исәбеннән ярдәмчеләр (менторлар, остазлар) катнашындагы хезмәттәшлекне оештыру юлы белән;
 * социаль эшкуарлык һәм проектлау өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинарлар, мастер-класслар, тренинглар, эшлекле уеннар һ.б. рәвешендә укыту чараларын үткәрә;
* социаль проектлар, уңышлы тәҗрибәләр, белем бирү, конкурс һәм грант программалары турында, шулай ук социаль эшкуарлык һәм проектлау, социаль эшкуарлар һәм СЮ КО эшчәнлеге өлкәсендә мәгълүмат җыя, гомумиләштерә һәм тарата;
*  социаль эшкуарлыкны һәм социаль өлкәдәге проектларны, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын һәм СЮ КОны үстерүгә юнәлтелгән чараларны оештыра һәм аларны үткәрүдә булышлык күрсәтә.


Җитәкчелек

Социаль өлкә инновацияләре һәм социаль юнәлештәге коммерциясез оешмалар үзәге җитәкчесе Дыганов Антон Георгиевич
Элемтәләр: 
+7(843) 222-90-60 (өст. 211, 212)
http://fpprt.ru/
www.ciss-rt.ru
https://vk.com/cissrt
ciss.rt@mail.ru
Татарстан Республикасы, Казан ш., Петербург ур., 28 й.

Соңгы яңарту: 2019 елның 18 марты, 12:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International