Кадрлар бүлеге

назад

Бүлек Министрлыкның кадрлар эшен оештыру һәм турыдан-туры гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы икътисад тармаклары өчен белгечләргә булган ихтыяҗны фаразлауны килештерү өлешендә республиканың кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итә торган чараларны тормышка ашыру, Министрлык җитәкчеләренең хуҗалык җәмгыятьләренең идарә һәм контроль органнарында дәүләт вәкилләре сыйфатында катнашуы буенча тәкъдимнәр әзерләү, кадрларны әзерләү, яңача укытып әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру максатларында оештырылган.

Бүлекнең функцияләре:

1. Бүлек Министрлыкта кадрлар эшен оештыру һәм алып бару функциясен башкара.
2. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы федераль законда, башка федераль законнарда, шулай ук Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнгән чикләүләр һәм тыюлар, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яисә җайга салу турындагы таләпләр (алга таба – хезмәт тәртибенә карата таләпләр) үтәлешен тәэмин итү;
3. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршлыгы барлыкка килүгә китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү буенча чаралар күрү;
4. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен хокукый агартуны оештыру;
5. Хезмәт тикшерүләрен үткәрү;
6. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торуга  дәгъва белдерүче гражданнар һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырыла торган керемнәр, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакындагы белешмәләрнең, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торуга дәгъва белдерүче гражданнар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләре үтәлешен тикшерү, шулай ук кайчандыр Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләгән гражданнар тарафыннан, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтеннән киткәннән соң алар хезмәт килешүен һәм (яки) граждани-хокукый килешү төзегәндә, федераль законнарда каралган чикләүләр үтәлешен тикшерүне тәэмин итү;
7. Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыру.
 8. Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре һәм Министрлык хезмәткәре хезмәт таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү.
 9. Мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү.
10. Министрлыкта дәүләт хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү һәм дәүләт хезмәткәрләрен кадрлар резервына кертүгә конкурслар үткәрүне тәэмин итү.
11. Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләүне оештыруны тәэмин итү.
12. Министрлыкта дәүләт хезмәткәрләренең квалификация имтиханнарын үткәрүне тәэмин итү.
13. Дәүләт хезмәткәрләрен һәм министрлык хезмәткәрләрен яңа һөнәргә әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү һәм стажировкалауны тәэмин итү.
14. Кадрлар резервын формалаштыру, кадрлар резервы белән эшләүне оештыру һәм аны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү.

Садыйкова Венера Рузвельт кызы
Кадрлар бүлеге
Садыйкова Венера Рузвельт кызы
Телефон:
(843) 524-91-09
Email:
Вафина Зөлфия Әнвәр кызы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
(843) 524-91-19
Email:
Ганиева Венера Илдар кызы
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
(843) 524-90-18
Email:
Муртазина Лилия Фанис кызы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International