ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы оешмалары 2014 нче елның 5 нче мартыннан 7 нче мартына кадәр «EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» сәнәгать күгәзмасендә катнаша.
Татарстан Республикасыннан түбәндәге оешмалар катнаша:
– Экспортка ярдәм итү үзәге;
–«Армастек-Идея» ҖЧҖ;
–Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ;
–«Клион» ҖЧҖ;
–«Ледел» ҖЧҖ ;
–«Тагро» ҖЧҖ;
–«Плутон» ҖЧҖ;
– ИП Белавина Р.В.;
–«СМП-Механика» ҖЧҖ ;
–«Тиссан» ҖЧҖ.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру дәүләт программасын эшләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Эшче төркем составы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 февралендәге 315-р номерлы күрсәтмәсе белән расланды. Эшче төркемне Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова җитәкли. Эшче төркемгә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре, Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкил һ.б. керә. Икътисад министрлыгыннан Административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергерт катнаша.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Финанс ярдәме алган бизнес-проектларны тормышка ашыру барышында барлыкка килә торган сорауларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.
Утырыш барышында республиканың 2011-2013 елларда «Лизинг-грант», «Социаль эшкуарлык» программалары кысаларында дәүләт ярдәме алган 14 предприятиесенең мөрәҗәгате тикшерелде.
2014 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Булат Хуҗиәхмәтов Татарстан Республикасында «KPMG» компаниясенең идарәче партнеры Виктор Акулян белән очрашты.
Очрашу барышында «KPMG» компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасының инфраструктура мәйданчыкларына, шул исәптән «Чистай» Индустриаль паркына, потенциаль инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу йомгаклары буенча әлеге юнәлештә уртак эшне дәвам итү турында килешүгә ирешелде.
2014 елның 17 нче мартыннан алып 20 нче мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә Бөтендөнья эшкуарлар конгрессы булачак.
Конгресс Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.
Бөтендөнья эшкуарлар конгрессында катнашу бушлай. Катнашырга теләүчеләр алдан регистрация утәргә тиеш.
Тулырак мәгълүматны Конгресс сайтында- www.gec2014.com ала аласыз. Шулай ук мәгълүмат өчен телефон: +7(495)660-06-68, e-mail: info@forinnovations.org

Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2014 елга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча юридик затларны тикшерүне үткәрү планын раслады.
Эшкуарларның игътибарын шуңа җәлеп итәбез, тикшерелүчеләр составы буенча да, тикшерү үтәчәк дата буенча да планда күрсәтелгән мәгълүмат ел дәвамында үзгәреш кичермәячәк.

План министрлык сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://mert.tatarstan.ru/rus/Licensing/plan_proverok.htm.

Планлы тикшерүләргә кагылышлы барлык сораулар белән түбәндәге телефоннар: (843)524-91-49, 524-90-22, 524-91-48 яки электрон адреслар: Nadezhda.Gornovskaya@tatar.ru, Hasanova.Elmira@tatar.ru, Dmitriy.Krasnikov@tatar.ru. буенча лицензияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2014 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республикада белгечләрне максатчан әзерләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәне мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов алып барды. Анда федераль дәрәҗәдәге законнарга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә республикада белгечләрне максатчан әзерләүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәдә тармак министрлыклары, вузлар, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан киңәшмәдә Административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергерт катнашты.
2014 нче елның 3 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм муниципаль районнар (шәһәр округлары) арасында, ТР Министрлар Кабинеты утырышы барышында, 2014-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлекләре нәтиҗәләренә бәя бирү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү турындагы килешү имзаланды.
Килешүнең үтәлүе турында ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.

6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында контракт системасын гамәлгә ашырганда консультация-методик ярдәм күрсәтү максатында «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга методик тәкъдимнәр (кыскача кулланма) әзерләнде.
Методик материаллар яңа законның төп нигезләмәләренә кыскача аңлатма бирә, шул ук вакытта басым «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге элек гамәлдә булган 94-ФЗ номерлы Федераль законда каралмаган һәм контракт системасында яңалык булган (бердәнбер тәэминатчыдан сатып алу тәртибенең үзгәрүе, экспертиза уздыруның зарурлыгы һ.б.ш.) нигезләмәләргә ясала.
Татарстан Республикасы предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләренең түбәнәюе сәбәпләрен анализлау һәм аларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәр кертү максатында тармак министрлыклары тарафыннан баланс комиссияләре утырышлары уздырыла. 2014 елда нефть-газ химиясе комплексының 20 предприятиесе, машина төзелеше комплексының 6 предприятиесе, энергетика комплексының 5 предприятиесе, 37 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 1 элемтә оешмасы катнашында 5 баланс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Баланс комиссияләре эшенең нәтиҗәләре Татарстан Республикасында табыш күләмнәренең кимүенә комплекслы анализ үткәрү буенча Ведомствоара эшче төркемнең 2014 елның 13 мартына планлаштырылган утырышында тикшереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International