ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Агымдагы елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы үтте. Утырышта хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров рәислек итте.

 

Иннополис шәһәрендә 23 декабрь көнне инновацияле компанияләр, фәнни берләшмәләр, вузлар вәкилләре, белгечләр һәм инвесторлар өчен  «Практик консалтинг буенча төбәк сессияләре» дип аталган бушлай интенсив РВК төбәк сессиясе оештырылды.

2016 елның беренче яртысында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда,  дәүләт заказлары процедуралары буенча шикаятьләр саны 40%ка диярлек артты, дип сөйләде Монополиягә каршы Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары  Рачик Петросян «Хакимият һәм бизнес коррупциягә каршы» конференциясендә. Барлыгы аларның саны 40 000нән артып китте, бу рекорд булып тора, дип белдерде Петросян.

 


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

АСИҮТ резидентлары өчен табышка салымның түбәнәйтелгән ставкасы каралган: федераль бюджетка күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында  - 0%; Россия субъектлары бюджетына күчерү өлешендә эшчәнлектән беренче табыш алу мизгеленнән башлап, беренче 5 салым чоры дәвамында  ставка  5%ны тәшкил итә һәм алга таба 5 салым чоры дәвамында ул  10% булырга тиеш.

 

2017 елның 1 гыйнварыннан Росстандарт боерыгы белән расланган Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы (ОКВЭД2) үз көченә керүе һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан моннан алдагы редакциядә бирелгән ОКВЭД юкка чыгарылуы сәбәпле, эшчәнлекнең аерым төрләрен алып баруга лицензияләрне куллану өлешендә аңлатмалар бирелде.

 

Кабул ителгән федераль закон белән дәүләт (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүче органнар тарафыннан гариза тапшыручыдан таләп ителә ала торган шәхси саклаудагы документлар исемлеге төгәлләштерелде.

 

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар советы президиумының 2016 елның 21 декабрендә үткән  утырышында  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлегенә реформа» өстенлекле программасы паспорты расланды. Билгеләнгән максатларга ирешү өчен төп өстенлекле проектлар билгеләнеп, аларның параметрлары президиум утырышында расланды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары – эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия ачты.

 

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар Советы президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) үтте.

 


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясендә автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән даими рәвештә пассажир һәм багаж ташуларны оештыру турында һәм  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 34 маддәсенә үзгәрешләр хакында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләү үткәрү турында мөрәҗәгать керде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International