Кичә Казанда, ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында, “РФ төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул Татарстанның чит илләр белән рәсми элемтәләренең 25 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты.
Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин 2017 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында җиткерде. 2017 елда Кыска сроклы планны тормышка ашыру 232 мең 145 кешенең имин һәм яхшы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Барлыгы гомуми мәйданы 6,2 млн кв. метр булган 991 күпфатирлы торак йорт төзекләндереләчәк.
Капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 млрд 346 млн 275,7 мең сум акча бүлеп бирелгән, бу программа өчен каралган Татарстан акчаларының гомуми күләменең 100%ын тәшкил итә. ТР ТКХ фондына җирле бюджеттан 1 млрд 65 млн 851 мең сум сум акча күчерелгән. , бу тиешле финанс күләменең 99,59%ын тәшкил итә.
Алга таба министр мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерүнең барышы турында сөйләде. Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча 29 пландагы объектның 28ендә эшләр төгәлләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының барлык 110 объектында, шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында да эшләр тәмамланган.
Мәдәният объектларында капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.
2017 елда Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү каралган. 2 ноябрьгә шуларның 4есендә эшләр тәмамланган.
Республикада 2018 елга республика программаларын формалаштыру дәвам итә, дип билгеләде Ирек Фәйзуллин. Ул кыскача 2018 елга тармаклар буенча программаларны формалаштыру мониторингының ничек башкарылуы турында мәгълүмат бирде.
Дөньяның төрле илләрендә бизнес алып баруның иминлекле шартларын ачыклаучы Doing Business рейтингында Россия Федерациясе 40 нчы урыннан 35 нче урынга менде.
Быел Россия рейтингта Белоруссияне, Казакъстанны, Словакия белән Словенияне узды. БРИКС илләре арасында Россия, КАР, Кытай, Һиндстан, Бразилия илләрен узып, беренче урында.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искә төшерәбез, Казанда РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитетының күчмә утырышы узачак (2017 елның 2 ноябрендә). Анда өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртучы федераль Стратегия эшләрен тормышка ашыру, шулай ук актив озак яшәү рәвеше алып бару программасын гамәлгә кертү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алышачаклар.
Алексей Песошин очрашуда катнашучыларны сәламләп, кыскача Татарстанның төп социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул билгеләгәнчә, төбәктә ел нәтиҗәләре буенча кулланучылар бәясе индексы 103% көтелә, азык-төлеккә бәяләр үсеше акрыная.
Татарстанда 2025 елга кадәр Иделне чистарту буенча төбәкнең өстенлекле проекты чараларын гамәлгә ашыруга 15,9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан - 8,6 млрд, республиканыкыннан - 6,1 млрд һәм 1,2 млрд - бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абделганиев хәбәр итте.
Министр билгеләгәнчә, планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру шартларында һәм финанслар бүлеп бирелгәндә Идел бассейнындагы су объектларына пычрак сулар агызуның күләме 60%ка кимергә тиеш.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыйми белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы, республика территориясендә гамәлгә ашырылучы төп икътисадый проектлар турында сөйләде һәм Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыймины Татарстанга визит белән килергә чакырды.
Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге үз чиратында төбәк үсешенең төп юнәлешләре, яңа перспектив проектлар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә.
Дубайда ул Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.
Очрашуда әмирлекләрнең иң эре төзелеш холдингы башлыгы Татарстанга май аенда сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алу өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Әл-Әббар Россиядә һәм аерым алганда Татарстанда бүгенге көндәге инвестицион мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтнигта беренче урынны яулый. Ул шулай ук ассызыклаганча, төбәктә чит ил инвесторлары өчен бөтен шартлар тәэмин ителә. Шулай ук ТР Президенты республикада чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Россия дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” дип аталган бөтенроссия киңәшмәсе узды.
Форум эшендә Россия мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ИКОМОС Россия милли комитеты президенты Александр Кудрявцев, мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт органнарының төбәк җитәкчеләре, Бөтендөнья мирас объектлары, ЮНЕСКО эшләре буенча милли комитетлар, Россия төбәкләре һәм БДБ илләренең эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты.