КУЭ корпорациясенең зонтиклы поручительлекләрен кулланып, 2024 елның өч кварталында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнесы 7,7 млрд сумлык кредит алган. Бу узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 59% ка күбрәк. Алучылар саны – 751 республика эшкуары. Тулаем Россия буенча зонтик механизмын кулланып җәлеп ителгән кредитлар күләме 338 млрд.сум тәшкил иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.