Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерлары өчен продукцияләрен төп сату базарларын билгеләргә һәм потенциаль сатып алучылар белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.
30 ноябрьдә сәгать 10.00 «Чит илдә партнер эзләү: мөмкинлекләр һәм практик киңәшләр» вебинары булачак.
Продукцияне экспортка чыгару һәм аны чит илләрдә таныту өчен, төбәк һәм потенциаль кулланучылар турында максималь мәгълүмат алу мөһим.
Вебинарда потенциаль базарлар турында мәгълүмат алу һәм анализлау, шулай ук мөмкин булган ресурсларны кулланып потенциаль сатып алучыларны эзләү өчен практик инструментлар тәкъдим ителәчәк.
Марафонга теркәлү МСП.РФның Цифрлы платформасы аша башкарыла.
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Яна Овсянниковага мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272).
Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.