Татарстанлылар эшкуарларга багышланган бәйгедә катнаша ала

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

«Россияне таныйм. Якташ эшкуарлар» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Проект яшьләрнең эшкуарлыкка карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән, эшкуарлар эшчәнлеген һәм аларның җирле берләшмәләрне үстерүдә ролен популярлаштыруга ярдәм итә.

Бәйгедә катнашырга якташ эшкуарларга багышланган басмалар һәм тикшеренү эшләре авторлары чакырыла.

Чираттагы этапта җиңүчеләр 2022 елның 1 декабрендә 13.00 сәгатьтә узачак онлайн-чара барышында игълан ителәчәк. http://youtu.be/_RB0zJXXfJU сылтамасы буенча трансляцияне карарга мөмкин.

Онлайн-чара кысаларында шулай ук «Якташ эшкуарлар» онлайн-олимпиадасы да үткәреләчәк. Олимпиадада катнашучыларга ил төбәкләре эшкуарларының – Бөтенроссия бәйгесенә тәкъдим ителгән бәйге эшләре геройларының бизнес тарихларына нигезләнгән сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

Бәйгедә укучылар, студентлар, остазлар, мөгаллимнәр, балигъ булмаган катнашучыларның укытучылары һәм ата-аналары, журналистлар, матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре, блогерлар, яшь корреспондентлар, профессиональ булмаган авторлар, яшьләр һәм эшкуарлык коммерцияле булмаган оешмалары активистлары, эшкуарлыкны үстерү инфраструктурасы объектлары хезмәткәрләре, финанс-кредит оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.

«Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән булган замандаш һәм тарихта эз калдырган эшкуарларга багышланган тикшеренү эшләре һәм басмалар кабул ителә. Принципиаль шарт – конкурс эшләре геройлары үз эшләрен үстереп кенә калмыйча, территорияләрне үстерүгә дә өлеш кертергә тиеш», – дип белдерде РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Бөтенроссия конкурсының оештыручысы Леонид Шафиров. 

Конкурс турында тулырак мәгълүматны https://www.glory-gallery.ru/predprinimateli-zemlyaki сылтамасы буенча белергә була.

Якташ эшкуарлар турында басма авторлары һәм тикшеренү авторлары арасында бәйге 2022 елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International