Татарстан эшкуарларына социаль предприятиеләр реестрына керү һәм дәүләт бирә торган ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда ноябрьнең икенче яртысында социаль эшчәнлек алып баручы яисә аны башларга гына планлаштыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен түгәрәк өстәлләр сериясе башланып китә.

Барлыгы 3 түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла: 21 һәм 30 ноябрләрдә, шулай ук 9 декабрдә. Чаралар офлайн-форматта, өстәмә онлайн трансляцияләү белән узачак.

Беренче түгәрәк өстәлдә катнашучылар социаль предприятиеләргә ярдәм чаралары һәм аларның исемлегенә ничек керергә икәне турында беләчәкләр.

Спикер социаль өлкәдә эксперт Михаил Унтура – «Минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесе, «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «Россия экспорт үзәге» АҖ нең сертификатлы тренеры булачак. Модератор Казан шәһәренең эшкуарлыкны үстерү буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Кузнецов булачак.

Чара башында катнашучыларны сәламләү буларак кофе-брейк көтә. Түгәрәк өстәл барышында, алга таба тикшерү өчен, катнашучылардан сораулар исемлеге формалаштырылачак. 

Соңыннан катнашучылар «Месье Ибраһим» театраль спектаклен карый алачак.

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ярдәме белән бушлай уздырыла.

Беренче түгәрәк өстәлне уздыру вакыты һәм урыны: 21 ноябрь, 16:30 «Болакта Театр», Уң як Болак урамы, 13 

Сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: + 7-904-670-62-81, Шумейко Виктория

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International