РЭҮ Татарстан эшкуарларын логистика проблемалары буенча вебинарга чакыра

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Товарларны экспортка чыгару һәм җөйсез/ өзеклекләрсез транспорт чишелешләре булмау проблемаларына юлыккан экспортерлар өчен 25 ноябрьдә сәгать 11 дә Республика экспорт үзәге кызыклы очракларны һәм темаларны тикшерү өчен логистика буенча вебинар үткәрәчәк:

«Россия – Балкан» логистик күпере – ачык мөмкинлекләр; 

«Салкын» азык-төлек йөкләрен Кытайга ташу. 

Вебинар спикерлары түбәндәгеләр турында сөйләячәкләр:

• Евросоюзга һәм Кытайга агымдагы шартларда йөк ташу нечкәлекләре турында;

• тиешенчә корылган һәм минималь куркыныч белән туктаусыз логистиканы ничек оештырырга; 

• йөкне һәм документларны ничек дөрес әзерләргә. 

Вебинарда катнашучылар спикерлар белән бергә экспортерлар тәҗрибәсеннән  йөк ташу схемаларына мисаллар анализлаячаклар.

https://www.exportcenter.ru/events/vebinary-po-logistike/506877/ сылтамасы аша теркәлергә кирәк.   

Сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: Иннаlinkova@exportcenter.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International