Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү үзәге стенд төзергә, күргәзмә мәйданнарын һәм җиһазларын арендага алырга ярдәм итәчәк, шулай ук теркәү өчен җыемнар түләячәк. Экспорт юнәлешле эшкуарларга ярдәм итү эше «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Эшкуарларны Измир шәһәрендә (Төркия) 2023 елның 1 – 5 февралендә узачак Халыкара авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек һәм терлекчелек күргәзмәсенә; Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан) 2023 елның 28 феврале – 3 мартында узачак «Төзелеш – UzBuild 2023» Үзбәкстан Халыкара күргәзмәсенә; Мәскәү шәһәрендә 2023 елның 28 - 31 мартында узачак төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсенә чакыралар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы экспорт юнәлешле предприятиеләргә элемтәләр исемлеген киңәйтү һәм үз продукциясенең базарда танылуы максатында профильле халыкара күргәзмәләргә чыгу мөмкинлеген кулланырга тәкъдим итә.
Барлык сораулар буенча 222-90-60, өстәмә 271, шулай ук 89872700691 телефоны буенча Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моннан тыш, кайнар линия телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин: 524-90-90.