Татарстан экспортерлары дус илләрдәге күргәзмә чараларында катнашу өчен гариза бирә алалар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фонды Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан экспортерларыннан дус илләр территорияләрендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга гаризалар кабул итә башлый. Экспорт юнәлешле бизнес бу һәм башка ярдәм чараларына гаризаны МСП.РФ ның цифрлы платформасында онлайн бирә ала.

Хәзерге вакытта Үзәк 2022 елның дүртенче кварталында узачак Татарстан Республикасының күмәк һәм шәхси стендлары составында күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга төркем җыя:

  • «Plast Eurasia Istanbul 2022-31st International Istanbul Plastics Industry Fair», Истанбул шәһәрендә (Төркия), 2022 елның 23 – 26 ноябре;
  • «Food Africa Cairo 2022», Каһирә шәһәрендә (Мисыр), 2022 елның 05 – 07 декабре;
  • Сәламәтлек саклау-2022 – 31 нче «Медицина техникасы, медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр һәм чыгым материаллары» халыкара күргәзмәсе, Мәскәү шәһәрендә (Россия), 2022 елның 05 – 09 декабре;
  • «Cairo WoodShow 2022», Каһирә шәһәрендә (Мисыр), 2022 елның 15 – 18 декабре;

Исегезгә төшерәбез: Экспортка ярдәм итү үзәге күргәзмә мәйданын арендалау, стенд төзү, тәрҗемәче хезмәте өчен түли (кирәк булса).

Урыннар саны чикләнгән.

Вебинарда катнашу өчен гаризаны РФ.КУЭ ның цифрлы платформасы аша бирергә кирәк. Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган экспортерларга ярдәм чаралары турында ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» кайнар линиясе телефоны аша 8 (843) 524-90-90 белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International